Җәйран
© Альфира Гайфуллина, 2026
ISBN 978-5-0069-3030-8
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Җәйран
Баку
Мәктәпне бетереп, Уфа энергетика техникумына укырга кергәч, апа: «Шушы техникумны бетер дә, аннан укысың килсә алда укырсың, укысың килмәсә, эшләрсең», – диде.
Группада гел рус балалары, үземне чит кеше кебек, бер ятим бала кебек хис итәм. Бер ел алдан Татарстандагы Түбән Кама шәһәрендәге апам янына килгәч, шул яшьләр шәһәрен бик охшаткан идем.
Ял көннәрендә апам белән җизни авылга кайтып китте, документларны тиз генә алдым да, Түбән Кама шәһәренә килдем. Яшьләр кафесында эшли башладым. Миңа 18 яшьтә тулмаган иде ул вакытта. Әти һәрвакыт: «Тамак туйдыра торган җирдә эшләгез», – дия торган иде, аның теләге кабул булды. Эш урыны чиста, тамак тук, акча җитеп тора.
Авылга кайткан саен класс җитәкчесе килә дә: «Сеңлем, син бит алты ел башка авылга йөреп укыдың, яхшы укыдың, яшь чакта укып һөнәр алып чыгарга кирәк», – дип җанга тия. Карлы-бозлы, яңгырлы көннәрне укырга йөрү, җиңел булмады, җитмәсә, туры юл зиярат кырыеннан. Кайда укырга керергә? Керүен керермен дә, өйдә тагын өч сеңлем мәктәпкә йөри, ярдәм итүче булмас…
Шәһәребездә ике техникумнан башка уку йортлары да юк, ичмасам. Күп уйлап тормадым, шиннар заводында белгеч булыр өчен укырга кердем.
Беренче партага быел гына мәктәпне бетереп килгән Садыйков белән утырдык. Бөтен кыяфәте белән авыл малае икәне күренеп тора. Буе озын булгач, арткарак күчеп утырырга кушсалар да, тыңламады, чөнки минем белән генә рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Ерак түгел бер авылдан иртән автобус белән килә, кич кайтып китә. Әбисе тутырып җибәргән пирожкилар белән мине сыйлый.
Беркөн химия укытучысы Садыйковны тактага чакырды. Сорауны да аңламый калды булса кирәк, ул калтырый башлады.
– Нәрсә, холодец кебек калтырыйсың? Утыр Садыйков! – диде укытучы.
– Нәрсә диде? Син беләсеңме? Укытучы нәрсә турында сөйли?
– Беләм, ул дерелдәп тора торган ризык, сыер сыйрагыннан пешерәләр.
– Сыер сыйрагыннан? Бездә аны ташлыйлар. Миннән көләчәкләр болай булгач барысы да… Шулай нык калтырадыммы?
– Калтырадың, Садыйков, калтырадың.
– Әйттем әнигә, мәктәпне бетергәч, абый янына Себергә китәм дип, җибәрмәде. Беләсеңме ул күпме акча ала? Көрәп ала, вәәт!
– Себердә суык, Садыйков! Менә көньякта җылы! Бәләкәй чакта әти белән Ташкентка кунакка барган идем, анда ихатаны йөзем агачлары каплап алган. Йөземнәр битеңә тиеп тора! Өзеп аласың да, ашыйсың.
Садыйков авызын шапылдатып алды, әйтерсең йөзем капты.
Бер группаны бәрәңгегә җибәрделәр. «Күр дә тор, киләсе атнаны безне дә җибәрәчәкләр», – диде Садыйков. Дәресләр тәмамлангач, автобус тукталышында бер игълан укыдым:
«Яңа төзеләчәк шиннар заводында эшләр өчен группа җыябыз! Тәҗрибә алыр өчен шушы шәһәрләргә җибәрәбез:
Омск, Томск, Ярославль, Днепропетровск, Ереван, Баку!»
Баку сүзен ишетү белән күз алдыма кипарислар, пальмалар килеп басты. Җылы якта яшисе килә! Тулай торакка кереп тормый заводка менеп киттем.
Зур гына бүлмә янында бик күп кеше җыелган. «Бакуга ике генә кеше җитми!» – дигән тавыш ишетелде.
«Мине языгыз!» – дип кычкырып җибәргәнне сизми дә калдым. Өч көннән 26 кеше автобус белән Казанга кузгалып киттек. Группада 30 яшьлек ир-атлар да, уртача яшьтәге хатын- кызлар да бар. Араларында иң яше мин- 19 яшь. Безнең төркемнең җитәчесе итеп быел гына институт бетереп килгән Сабир Исламовичны куйганнар. Вожатый итеп молдаван кызы Зинаны сайладык. Үзе гитарада уйнап җырлый, мәктәптә тәрбияче булып эшләгән, тәҗрибәсе бар.
Казанда поездга утырдык, Волгоградта икенче поездга күчтек. Уен- җыр белән Бакуга килеп җиткәнне сизми дә калдык.
Баку- Әзербайҗан республикасының башкаласы. Апшерон ярымутравында, Советлар Союзының көньяк өлешендә, Каспий диңгезе кырында урнашкан шәһәр. География дәресләрендә картадан караганда, их, шунда яшәргә дип кызыккан чаклар күп булды. Хәзер мин шушы шәһәрдә яшиячәкмен!
Бакуда җылы, кояш. Күңелләр күтәренке, шатлыкның иге-чиге юк. Монда бөтен нәрсә дә башкача: агачлар да башка төрле, кибетләрнең исемнәрен дә аңлап булмый, кара туфрак та юк, хәтта, һавасы да башка. Башка бер әкият дөньясына килеп кердекмени, тирә-якка карап, бөтен нәрсәгә шаккатып тик йөрибез.
Монда халык та башкача. Күренеп тора, күп милләт яши. Кемнән генә сорасаң да, елмаеп кына җавап бирәләр. Безгә бу халыкның акценты бигрәк тә охшады. Рус кешеләре, һәрбер җөмлә ахырына «да» сүзен кыстыралар. Мисал өчен: «Ничек метрога барып җитергә була?» – дип сорасаң: «Прямо иди да. Близко да», – дип җавп кайтаралар. Әзербайҗан бабайларының сөйләшеүеннән эчләр катканчы көлдек. Алар сөйләшкәндә: вай, вай диләр дә, ахырдан: «Эээ» дип сузып куялар. Вай, вай, вай, какая красивая девушка! Что ты говоришь эээ?
Без урнашасы тулай торак 26 Баку комиссары метросы янында гына. Безгә тулай торакта бүлмәләр әзер иде. Бер бүлмәдә без өчәү: Зина, Надя, мин. Башта кибетләрдә йөрдек, ашарга төрле ризыклар алдык, җиләк-җимешең күплегенә хәйран калдык. Һәрберебездән акча җыеп, кашык, башка кирәк-яракны алып кердек. Беренче эшебез шул булды: исемнәрне алыштырабыз. Зина үзенә Габриэлла исемен сайлады, Надя Олесяга әйләнде. Миңа күпме генә эзләсәк тә, исем таба алмадык. Әлфия Әлфия булып калды. Ир-атлар хатын-кызлар белән бер тулай торакта торганнарына аптырадык. Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә йөреп, кайда нәрсә күргәннәрне сөйлибез, тулай торак шау- гөр килеп тора.
Башта Римгә хат язып салдым. Аның белән 2 ай элек кенә таныштым. Студентлар урамында кичләрен яшьләр җыела. «Пятачок» таралгач, бер егет һәркөн калып баянда уйный. «Пятачок”дип яшьләр бии торган җирне атыйлар. Биюләр беткәч, мине тулай торакка озата килә. Аңа 25 яшь булса да, бик яшь күренә. Әтисе авылда укытучы икән, 60 яшь юбилеен туганнары зурлап үткәрмәкче булган, мине дә чакырган иде дә, кайтмадым. Яңа гына танышкан егетнең гаиләсе белән танышуны хуп күрмәдем. Киткәндә автовокзалга озата килде. «Кара, кызкай, анда егетләр усал, берсе белән дә танышма, хат язып тор, алты ай тиз үтәр», – диде.
Өч көн ял бирделәр, шул вакыт эчендә күп җирләрне карап өлгердек. Иң берече Бакуның «Иске шәһәр» дигән өлешендә «Кыз каласы» манарасын карадык. 900 ел элек төзелгән манара турында дулкынландыргыч хәл сөйләделәр.
Бер шах үзенең кызына гашыйк була да, өйләнергә тели. Кара кайгыга баткан кыз әтисенә каршы килә алмый, әмма аңа шарт куя: ул зур бер манара төзергә тиеш. Ул чорда манара төзү күп вакытны алырга тиеш була, мескен кыз, бәлки әтисе әйткән сүзеннән ваз кичәр дип өмет иткәндер. Манара төзелеп бетә, шах уз теләгендә кала. Мескен кыз, шул манарага менеп, Каспийга сикерә. Ул вакытта диңгез шул манара кырында була. Хәзер ул аска чигенгән. Безне манараның төзелеше шаккатырды. Аның астагы стенасының калынлыгы биш метр, биеклеге 29 метр.
Икенче ял көнне, Сабир Исламович барыбызны да кызыл почмакка җыйды.
– Бакудан 50 километр ераклыкта «Нефть ташлары» дигән шәһәр тибындагы поселок бар. Ул ярдан 100 километр ераклыкта, диңгез эчендә төзелгән. Каспий диңгезендә бик күп нефть табылгач, шул җирдә үк поселок төзегәннәр. Кемнең күрәсе килә, иртәгә автобус белән барабыз, аннан пароход белән керәбез. Диңгез төбеннән су өстенә чаклы үсеп чыккан ташлар бик күп, ди, кызык күренеш булачак!
– Шторм башланса, ничек курыкмыйча шунда бармак кирәк? – диде Олеся.
– Диңгез төбенә беркетелгән тимер корылмалар өстендә төзелгән поселок ул.
Егетләр барысы да шунда барырга язылды, кызлардан кыю Габриэлла гына ризалашты.
– Кайсы якка барсагыз да, метроны онытмагыз! «Егерме алты Баку комиссары”дип атала.
Кызлар җыелып кибетләргә киттек. Монда – ирләр, төшке аш вакыты булса да, ишекне ачып кертәләр. Күзгә иң беренче ялтыравыклы яулыклар чалынды, бәясе 9—10 сум. Авылда андый яулыкларны 30 сумга сатып йөргәннәр иде. Болан рәсемнәре төшерелгән япмалар, төрле төстәге плюш тукыманы метрлап саталар. «Бриллиантовая рука» фильмында күрсәткән тар гына урамнарны карап йөрдек.
Каспий бульварында йөреп вакыт үткәнен дә сизмисең. «Садко» дигән кафе диңгез эчендә төзелгән. Су эчендә балыклар йөзгәнен карап утырасың, бик матур күренеш!
Шиннар заводы – иске заводларның берсе икән. Монда күп җирдә кул көче белән эшлиләр. Үзем эшләсе цехның начальнигына кәгазьне тоттыргач: «Бу нечкә кулларың белән 60 килограмлы резинаны күтәрә алмыячаксың, анда ирләр эшли, Әнвәр исемле егетне эзләп тап, ул сиңа эш урыныңны күрсәтер», – диде.
Әнвәр- тешләре генә ак булып күренеп торган, бөтен киеме корым белән капланган, каландр цехының бригадиры. Ул мине бер өстәл янына алып килде дә, эш тәртибен өйрәтә башлады. Зур тәгәрмәч кебек килгән кордның киңлеген, озынлыгын кәгазьгә язып, вакытын күрсәтеп ябыштырырга кирәк. Төшке аш вакыты җиткәч, үзе белән ашханәгә алып барды. Анда да аның кебек корымга баткан киемлеләр басып тора. Кул көче белән эшләмәсәм дә, бик арыдым. Я Аллам, эшли алырмын микән монда?
Бер айга якын вакыт үтеп бара, төнге сменадан соң өч көн ял бирделәр. Римгә берничә хат җибәрсәм дә җавап язмый. Нигә язмый? Әллә мине шулай бик тиз оныттымы?
Бакуга килгәндә, Волгоградта икенче поездга күчеп утыргач, бер тукталышта ике олы яшьтәге хатын керде. Миңа өскә күчеп ятырга куштылар. Йокым качты, сөйләшкәннәрен тыңлап ятам. Шуны аңладым: болар күрәзәчегә баралар, имеш, бөтен кешегә дөресен сөйли. Адресын сорадым, елмаеп куйдылар да, язып бирделәр.
Менә бүген ял көне, шул күрәзәчегә барсам, Римнең нигә миңа хат язмаганын белеп кайтам да инде! Дөрес, кичә күрәзәче яшәгән поселокны сорагач, Әнвәр: ” Бераз кыргый як ул, анда ялгызың гына барма», – дип әйтеп куйды. Нигә күрәзәчегә мин кемнедер ияртеп йөрергә тиеш? Кызларга сөйләргә оят, көлерләр тагы.
Иртән иртүк тордым да, кызларны уятмас өчен, аяк очларына гына басып, чәй дә эчмичә, Физули мәйданына килдем. Аннан ярты сәгать саен Хырдалан дигән поселокка автобус китә, берсенә кереп утырдым. Тиз килеп җиттем, күп булса 10—12 километр арадыр. Адресны бирүче апалар: «Чират зур була», – дип сөйләгәннәр иде бит, димәк башта берәр җиргә кереп, тамак ялгап алырга кирәк. Бу поселок зур түгел, күбесенчә бер катлы өйләр, янында бакчалары. Мин барасы якта берничә тугыз катлы, биш катлы йортлар бар.
Автобус тукталышыннан ерак түгел,«кафе”дип язылган бинаны күреп алдым. Эченә керсәм, бер кеше дә күренми. Буфетка охшаган җиргә килеп бастым.
«Эшләми, ремонт», – диде эллә каян килеп чыккан бер ир кеше. Менә ничек икән, шуңа да кеше юк. Чыгарга борылган гына идем, кафега сары күлмәк кигән, күрер күзгә чибәр генә егет килеп керде.
– Сез ашарга кердегезме? Туктагыз, китмәгез, берәр нәрсә әзерләп бирербез, – диде ул.
– Сезне поселокта күргәнем юк, ерактан килдегезме әллә?
– Ерактан килдем. Монда күрәзәче бар диләр.
– Бар, моннан ерак түгел, юлны күрсәтермен.
Ит измәсе, күп кенә яшелчәләр салып ашарга чыгардылар, чәй эчтем. Түләргә акча чыгаргач, егет: «Сез-кунак, акча кирәк түгел, мин бу кафеның җитәкчесе, исемем – Хәсәнбала», – дип кулын бирде.
Нигә акча алмыйлар? Уңайсыз бит, бер белмәгән кеше сине сыйласын әле. Рәхмәт әйттем дә, тышка чыктым. Хәсәнбала дигән яңа танышым машинасының ишеген ачып көтеп тора.
– Утырыгыз, илтеп куям.
– Кирәкмәс иде, -дидем.
Күрәзәченең йорты ерак түгел икән, андагы чиратны күреп телсез калдым. Берничә өй кырыендагы утыргычларда да утыралар, басып торучылар да күп, өй эчендә дә иллеләп кеше булыр. Иң ахырдан чират алдым. Болай кеше куп булгач, чират, бәлки, бүген җитмәс тә. Хәсәнбала машинасын йорт башына куйды да, кешеләрне аралый-аралый, өйгә кереп китте. Бераздан урта яшьләрдәге хатын урамга чыкты. «Бер яшь кыз бар, кая ул? Керсен!» Миннән башка яшьләр юк, димәк, мине чакыралар.
Беренче каттагы күрәзәче бүлмәсенең ишеге ачык, утыргычларда да, идәндә дә тезелешеп кешеләр утыра, тын алырлык түгел, тынчу. Түрдә, биек җирдә күрәзәче, янында мине чакырган апа утыра. Миңа өстәл кырына килергә куштылар. Күрәзәчегә текәлеп карадым да, бераз вакыт ушыма килә алмый тордым. Я Аллаһым, кешеме бу, әллә әкияттәге берәр албастымы? Куркуым йөземә чыккандыр, янындагы ярдәмчесе иелеп: «Курыкма, йомышыңны сөйлә», —диде.
Күрәзәче карчыкның чәче кырып алынган, куллары терсәккә кадәр генә. Терсәктән аста юан бармакка охшаган ит кисәге асылынып тора. Күзләрен аска, идәнгә төбәгән, йоклап утыра кебек. Кинәт күзләрен миңа күтәреп карады. Зур соры күзләр… Күзенең карасы шулкадәр зур, әйтерсең лә миңа берьюлы дүрт күз карап тора. Куркуымны сиздермәскә тырышам.
– Бу яшь башыңа нинди кайгы төште? Сөйлә, кемгә ачабыз?
– Минем сөйгән егетемә, ул сары чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле.
– Черви, -дип, ярдәмче хатын кәртләрне салып чыкты.
– Сөйгән егетем дисеңме? Беләсеңме, аның кочагында хәзер бер кыз бар. Ерактарак бала белән бер хатын бар, аралары начар. Ул аның хатыны. Аның уе синдә түгел, кирәк түгел ул сиңа, оныт аны.
– Хәзер барыгыз да чыгып торыгыз! -дип, күрәзәче булмәдә көтеп утыручыларга борылды. Теләр- теләмәс кенә бары да чыгып китте.
– Хәзер үзеңә ачабыз!
– Сез алдыйсыз, ул мине ярата, беркеме дә юк аның! – дип, күземнән аккан яшьләремне тыя алмый, ишеккә табан атладым.
– Тынычлан, мин алдап сөйләмим.
Күрәзәче кәртләрне салып чыкты. Бер миңа, бер кәртләргә карап торды.
– син акыллы кыз, күп йөрисең, куп беләсең, күп күрәсең килә. Тиң түгел ул егет сиңа, оныт аны! Сиңа ничә яшь? Унтугызмы?
– Әйе.
Тагын кәртләрне салып чыктылар. Күрәзәче тиз генә, бармакка охшаган нәрсә белән, озын, шома бер агач таякны эләктереп алды да, кәртләр өстенә иелде.
– Тыңла мине, онытма, кабатламыйм. Бер генә егет сине җаны-тәне белән яратыр. Ул – кара егет. Менә ул – синең бәхетең! Аннан аерылма! Аерылсаң, йөрәгеңнән чыгарып аталмассың, туй күлмәге дә кимәссең.
«Арыдым!» – дип, кинәт кычкырып җибәргәч, күрше бүлмәдән ике кеше чыгып, күрәзәчене күтәреп алып кереп киттеләр.
«Ял ит бераз, Дуся», – диде ярдәмче хатын.
Шушы кулсыз-аяксыз карчыкны кызганыпмы, аның сөйләгәннәреннән авыр хисләргә бирелепме, күздән бертуктаусыз яшьләр ага. Бүлмә уртасында берүзем басып калдым. Бу карчыкның үзен, үз гомерендә берәрсе яратты микән? Минем яшемне каян белгән? Нинди кара егетне сөйли бу карчык?
Ишек төбенә килеп җиткәч, акча бирмәгәнем исемә төште, өстәл янына килдем дә, алдан әзерләп куйган ун сум акчаны куйдым. Шулчак ярдәмче хатын килеп чыкты, акчаны кире сузып: «Башка кирәкми», – диде. Нигә ул «башка» диде соң? Берни аңламый автобус тукталышына кадәр йөгердем, чатнап башым авырта башлады.
Нигә килдем мин монда? Римнең кочагында бер кыз бар, хатыны да бар имеш. Дөрес түгел, ул бит егетләрнең тулай торагында тора. Ул миңа бүлмәсен күрсәтте, анда тагын өч егет тора. «Кочагында бер кыз» имеш, ялган сөйләүче күрәзәче!
«Нигә йөгерәсең? Әллә начар сөйләдеме? Хәзер кая? Бакугамы? Утыр, мин дә шунда барам.
Хәсәнбала автобус тукталышында мине көтеп тора. «Утыр, утыр, төштән соң автобуслар сирәк йөри», – диде ул, машина ишеген ачып.
Я, Аллаһ, шулчак белгән булсам, таныш түгел кешеләрнең машинасына утырырга кирәк түгелне!
Бакуга кузгалып киттек. Бераз баргач, машина сулга борылып керә башлады.
– Нигә юлдан борылдыгыз? Бакуга бармыйсызмы әллә?
– Барабыз, монда минем абыйның чәйханәсе бар, бераз утырыйк, бүген бит ял көне, д – иде Хәсәнбала.
– Миңа тизрәк Бакуга кайтырга кирәк, мине шушында төшерегез, Хәсәнбала.
– Үзем илтәм, монда озак булмабыз, әле вакыт иртә. Кайда ашыгасың, әллә берәрсе көтәме?
Чәйханә янында төрле төзелеш кирәк-яраклары, кирпечләр ята. «Монда ремонт,» – диде Хәсәнбала, минем сораулы карашымны күреп. Кай арада килеп җиткән, кафедагы ир кеше монда килеп өстәл корган. «Аның исеме Мамед, минем буфетчик, русча сөйләшә белми түлке», – диде Хәсәнбала.
Өстәлдә бик күп ризык, җиләк- җимеш, аракы. Килеп каптым тозакка, ашаганга да кафеда акча алмады, күрәзәчегә дә чиратсыз алып керде, анда да күп түләгәндер, монда мине исәп-хисап ясар өчен алып килгәндер бу кеше. Бетте башым, мыскыл итәрләр дә, үтереп, җиргә күмеп куярлар. Ничек болардан котылырга? Тирә якта бер кеше юк. Юл моннан бер километр чамасы, бер якта йөзем басуы. Беркем йөрми торган эшләмәгән чәйханәгә мине алып килгәннәр. Ишекне ябып та куйдылар. Мине монда нигә алып килгәннәр? Бер белмәгән кешеләр мине чәйханәдә бикләп тоталар. Кычкырсаң да бер кеше ишетмәячәк.
Мине икәүләп сыйлый башладылар. Стаканнарга аракы салгач, Хәсәнбала: «Бәйрәм белән!» – дип, эчеп җибәрде. Машинага утырасы кеше эчеп утырырмы? Яхшы исәп белән алып килмәгәннәр болар мине. Уф… Аллаһым! Нишләргә?
– Нигә эчмисең? – диде Хәсәнбала алдыма аракы салган стаканны куеп.
– Минем эчкәнем юк, кыстамагыз!
Стаканга салган аракыны түгеп җибәрдем. Хәзер башымда бер генә уй: ничек чыгып качырга? Мине алдап алып килгәннәр.
Егетләр икенче шешәне ачтылар, музыка уйнаталар, биеп тә алалар, кәефләре күтәренке. Күрше бүлмәгә күз салдым, анда шашлык кыздыра торган мич. Болар биегән арада шунда кердем дә, кирпечләрне тезеп, күтәрелеп, торбадан тышка чыкмакчы булдым. Күтәрелдем дигәндә генә, кирпечләр тәгәрәп төшә башлады. Тавышка Хәсәнбала белән Мамед йөгереп керделәр.
– Нишлисең анда?
– Минем бәдрәфкә барасым килә.
– Әйдә, бәдрәф урамда…
Тышка чыктык, көн караңгыланып килә. Йөзем басуы ягында, авылдагыча, такталардан төзелгән бәдрәф. Бәдрәфкә ун метр чамасы калгач, Хәсәнбала туктады. Туфлиләремне салып кулыма тоттым да, барлык көчемә йөзем басуы ягына йөгерә башладым.
Әллә Хәсәнбала аяк чалды, әллә үзем абындым, гөрселдәп җиргә егылдым.
– Кая чабасың? – диде Хәсәнбала. -Безнең белән утырасың килми, үзеңнән түбәнрәкләрдән саныйсыңмы әллә безне?
Хәсәнбаланы үзгәртеп куйдылармыни, мөлаем гына йөзе үзгәреп, агарып китте, нәфрәтле караш белән, кулымны эләктереп алды да, чәйханәга таба атлады.
– Мин кермим, мине алдап алып килдегез, юлга чыгам, җибәрегез кулымны!
– Мин шулчаклы ямьсезме? Нигә минем белән утырасың килми?
Чәйханәгә кергәч кенә кулымны җибәреп, Хәсәнбала Мамедка нидер әйтте. Мамед чыгып китте.
– Бераз ял итәбез дә, Бакуга китәбез, – диде Хәсәнбала, яныма утырып. Тәрзә кырындагы сәкегә күзем төште.
– Ничек ял итәбез? Нишләргә уйлыйсыз минем белән?
– Кызлар егетләр белән ничек ял итәләр? Син шуны да белмисеңме әллә? – Хәсәнбала көлеп куйды. – Сиңа ничә яшь?
– Мин куптән түгел мәктәпне генә бетердем, 19 яшь.
– Кайбер кызларның 19 яшьтә балалары бар.
Ишектә Мамед күренде. Өстәл тирәли утырдылар да ашый башладылар. Мине дә ашарга чакырдылар.
Ишек янына килеп бастым. «Зинһар, җибәрегез мине, юлга чыгам, җәяү китәм, моннан Бакуга ерак түгел», – дигәч, Хәсәнбала сикереп торды.
– Әйттем бит сиңа, бераз ял иткәч китәбез дип. Юлда кемнәргә очрарсың тагын, вәт юләр кыз, әйткәнне аңламый, үзсүзле!
Елый башладым. Тезләремә чүктем дә, кулларымны күтәреп: «Аллаһым, Раббым, зинһар, миңа бу кешеләрдән котылырга ярдәм ит!» – дип, кычкырып җибәрдем.
Кинәт тынлык урнашты. Башымны борып карасам, Хәсәнбала белән Мамед таш кебек катып калганнар.
– Син нәрсә дидең? Аллаһ дидеңме? Син кем? Мөселман кызымы?
– Әйе, мин Татарстаннан, бер ай элек кенә килдем.
Кинәт айнып киткән егетләр бераз сүзсез тордылар, аннан нигәдер кычкырыша башладылар. Аңлап булса иде телләрен, юк шул, аңлап булмый. Хәсәнбала – дип, тиз генә атлап, урамга чыгып китте.
Чәйханәдә бөтенләй караңгы төшкәч, Мамед шәм кабызды, ишаралап нидер аңлатмакчы була, үзе ишек яныннан да китми. Ишекне бикләп, ачкычны кесәсенә салып куйды. Мамед Хәсәнбаладан яшькә зурырак, чигәләрендә ак чәчләр күренә. Кечкенә буйлы, миңа төбәлеп караучы бу кешенең мин әсире. Әзербайҗан телендә нидер сөйли, бер сүзен дә аңламыйм. Минем аның сөйләгәнен аңламаганны ул да аңлады булса кирәк, кулымнан тотты да өстәл янына алып килде. Стаканга аракы салып эчте. Болай да исереп беткән Мамед, утырган җиреннән күтәрелмәкче иде, аягы тотмыйча, кире урындыкка утырды.
Хәзер, шушы вакыттан файдаланып калмасам, мин моннан чыга алмыячакмын! Урынымнан торып, Мамед янына килдем.
– Мамед, зинһар, ач миңа ишекне!
– Юк, Хәсәнбала чыгармаска кушты, ул хәзер килә. Мин сине чыгарсам, ул мине үтерә. Мамед сүзләрен шулай аңладым: «үтерә» дигән сүзне, үз телендә «өлтерә» дип әйтте. Тагын аракы салып эчте. Ачкыч салган кесәсенә кермәкче идем, чәчемнән эләктереп алды. Өстәлдәге су шешәсен алдым да, бар көчемә Мамедның башына суктым. Мамед идәнгә авып төште.
Ачкычны алдым, ишекне ача алмыйм, кулым калтырый. Бераз боргалый торгач, ишек ачылып китте.
Муен аркылы асылган сумкам урынында, туфли кулымда. Бер әйберем дә калмады. Мин иректә! Тик кайсы якка йөгерергә? Юл ягына чыгарга ярамый, Хәсәнбала каршыма чыгачак. Йөзем басуы… Шунда гына кереп югалырга була.
Басуга йөгердем. Бик эчкә кермичә генә алга атладым. Машина юлыннан ерак китмәскә, миңа барыбер Бакуга кайтыр өчен юлга чыгарга кирәк.
Үзем басу кырыннан алга атлыйм, артка да борылып карап алам. Мамедны үтермәдем микән? Хәсәнбала машинасы да күренми. Баруымнан туктадым. Бәлки кире чәйханәга барырга… Мамед кан эчендә ятса, аңа кем ярдәм итер?
Чәйханә ягына борылган машина уты күренде. Машинадан ике кеше чыкты. Чү, берсе хатын-кыз түгелме? Икесе дә чәйханәга кереп китте.
Бераздан Хәсәнбала килеп чыкты. Бәдрәф тирәсен урап килде, кирпечләр өелеп торган якка чыкты. Мине эзли. Яңадан чәйханәгә кереп китте.
Икесе ике яктан тотып, Мамедны күтәреп алып чыгып, машинага салдылар. Машина кузгалып китте.
Мин юлга табан борылдым. Җиңел машиналарны туктатмаска, йөк төялгән машинаны туктатырга. Шундый уйлар белән, ниһаять, юлга килеп чыктым.
Юлда машиналар сирәк йөри, билгеле, төнлә бик йөрүче булмас. Зур йөк машинасы күренде. Юл уртасына чыгып бастым да, кулларымны күтәрдем. Машина юл кырына чыгып туктады.
– Син нәрсә, машина тәгәрмәче астына кермәкчесеңме?
Машинадан сикереп төшкән шофер, сүгенә- сүгенә, минем каршыма килеп басты. Каршысында яшь кыз күрепме, кычкыруыннан туктады.
– Төнлә зур юлда нишләп йөрисең, кызкай, әти-әниең кайда? Ничек алар сине юлга чыгарды?
– Миңа Бакуга барырга кирәк, зинһар, мине утыртыгыз.
– Бакуга кереп тормыйм мин, шәһәр читеннән китәм. Ярар, утыр, метрога кадәр илтермен.
Шофер метрога якын җирдә туктады.
– Акчаң бармы метрода кайтырга?
– Бар, рәхмәт.
Метро әле ачылмаган иде, якындагы скамейкага барып утырдым. Хәсәнбалага «26 Баку комиссары» янындагы тулай торакта торуымны юкка әйткәнмен. Әгәр Мамед үлгән булса… Мине эзли башласалар… Күрдеңме, Әлфия, көньякны? Хыялларың тормышка аштымы?
Ертылып беткән капрон оек өстеннән туфлине киеп куйдым. Метро эшли башлагач, оялып кына поездга кереп утырдым. Чәчләрем чуалган, кыяфәтем коточарлыктыр…
Булмәгә кергәндә Олеся эшкә җыена иде, Габриэлланың ялы. Йокламыйча мине көтеп утырганнар. Икесе дә килеп муеныма асылындылар. Үзем белән булган хәлләрне сөйләп бирдем.
– Их, күрсәм, бирер идем кирәген, – диде Габриэлла йодрыкларын йомарлап. – Әйт эле дөресен, сиңа кагылмадымы?»
– Юк, кагылмады, мин бик нык курыктым.
Икенче көнне, ял булгач, көне буе койкадан тормыйча яттым. Кич җиткәч, берәү кереп: «Аска төш, сине чакыралар,» -диде. Кызлар белән бергә төштек. Хәсәнбала басып тора!
«Әнә шул кеше килгән», – дидем.
Габриэлла Хәсәнбала каршысына барып басты.
– Ах, юньсез, оялмыйча ничек килдең? Менә мин сине хәзер милициягэ тапшырам! Сиңа ничә яшь, оятсыз? Шушы яшь кызны куркыткансыз. Әнә көне буе елый: «Кире кайтып китәм», – ди. Ул көньяк күрәм дип килгән, сез читтән килүчеләрне шулай каршылыйсызмы?
Габриэлланың сүзләрен Хәсәнбала эндәшми генә тыңлады. Кызарып чыкты.
– Мин гафу үтенергә килдем. Шулчаклы куркыткан булсам, зинһар, кичер мине, Әлфия, – диде ул. Мамед турында сорамакчы идем, тукталып калдым. Берәр хәл булса, әйтер иде.
Аңа бер сүз дә әйтми кереп киттем. Йоклый алмый саташып чыктым. Аяксыз- кулсыз күрәзәче дә, аның әйткән һәрбер сүзе, чәйханә, йөзем басуы- барысы бергә буталды.
Килгәндәге матур хисләр юкка чыкты. Җитмәсә эштә бик авыр, берничә тапкыр косасым килеп, шәфкать туташына да бардым.
– Элек кайда эшләгән идегез? -дип сорады ул.
– Яшьләр кафесында.
– — Шиннар заводында кызларга эшләргә дә ярамый, анда ирләр көчкә түзә, мөмкинлек булса, башка эшкә күчегез.
Беренче стипендия килде, аны безгә Түбән Камадан җибәрәләр. Нишләргә? Башка эшкә күчәр өчен пропискадан төшеп килергә кирәк. Хәсәнбала көндә килә, һаман гафу итүемне сорый. Тулай торак кырыннан бер адым да китмим. Үзе турында да сөйләп алды. Әтиләре сөйләшеп, ярәшкән кызы булган икән, кыз быел мәктәпне тәмамлагач, туй ясамакчы булганнар. Туй монда башкача: башта кыз ягында егетсез генә, аннан егет ягында. Кыз ягында туй үткән, егет ягында башлану белән әтисенең абыйсы үлгән. Туйны туктатканнар, ике айдан соң гына дәвам итергә ярый. Мин аңа техникумны ташлап килүемне сөйләдем.
Хәсәнбалага 24 яшь. Ул шушында туып үскән. Бакуда армияда булган. Сәүдә техникумын тәмамлагач, әтисе салган кафеда эшли башлаган.
Самолетка билет алып, юлга әзерләнеп ята идем, Хәсәнбала килде.
– Үзем илтеп куям аэропортка – диде ул.
– Юк, кирәкми, үзем генә китәм.
– Шулай инде, син миңа ышанмыйсың, – диде үпкәләп.
– Чәйханәгә килгән хатын кем иде?
– Аның әтисе минем кафеда каравылчы булып эшләде, мин аны сиңа күрсәтергә генә алып килдем бит, син, бәлки, миңа кызлар карамый дип уйлыйсыңдыр. Мамед исереп егылып төшкән, башын ярган, мин аны хастаханәгә алып бардым, ике җирдән тектеләр. Ант итә, ишекне ачмадым ди. Мин сине Бакуга үзем илтә идем. Аракы да башка бәргән, күрәсең, миңа үпкәләмә, зинһар.
– Мине ничек эзләп таптың соң?
Хәсәнбала көлеп куйды.
– Таптым инде. Үзең әйттең бит, «26 Баку комиссары» метросы кырында торам дип. Мин иртүк килеп сине эзли башладым. Метро янында техникумның ике тулай йорты бар, анда сине юк диделәр. Аннан шиннар заводы тулай торагына кердем Анда бик тиз таптылар. Менә шулай. Әлфия, синең егетең бармы?
– Юк, -дидем. Үзем Рим белән күрешүне күз алдына китердем. Нигә бер хатта язмады соң? Әллә күрәзәче хак микән?
Хәсәнбала адресны сорап алды, аңа хат язарга җыенмасам да, биргән булдым.
Сау бул, Баку! Килдем, көньякны күрдем, кайтып китәм.
Түбән Камада бернинди дә үзгәреш юк. Ай ярым вакыт эчендә нәрсә үзгәрсен инде. Сеңлем кайтуыма бик сөенде. Кич җиткәнен көчкә көтеп алдым да, Рим яшәгән тулай торакка кереп киттем. Ул инде эштән кайткандыр, мине күрсә, шатланыр әле. Әкрен генә ишек шакыйм, ачучы юк. Әллә эштән кайтып җитмәгәнме? Ишеккә төртеп карасам, ачылып китте.
Каршыдагы койкада икәү йоклап ята, Римнең кулбашына башын салган кыз күзен дә ачмады. Башыма бер күсәк белән китереп бәрделәрме, телсез калдым. Өстәл өстендә буш шешәләр, идәндә баян. Кулымдагы Баку төшерелгән бүләк төшеп китте. Рим күзен ачты: «Син? Нигә бик тиз кайттың?» – дип, кинәт кенә тормакчы иде, аны кысып кочаклаган кызкай җибәрмәде.
Ничек урамга йөгереп чыкканымны да сизми калдым. Башымда: “ Аның кочагында бер кыз, оныт аны, ул сиңа кирәк түгел», – дигән сүзләр кабатлана. Кочагында бер кыз! Хак булган күрәзәче!
Бүлмәдәге кызлар яшьле күзләремне күреп аңладылар булса кирәк, сорау бирүче булмады. Төне буе елап чыктым.
Иртән иртүк торып, техникумга барып, аттестатны алдым. Директор артымнан:
«Кеше ничек укырга керергә белми, бу юләр кыз кергәч укыйсы килми!» – дип, кычкырып калды.
Ярый әле Бакуга барып шиннар заводында эшләп карадым, өч елымны әрәм итеп, укып ятасы булмады, барыбер анда эшләмәс идем. «Очраклы бер хәл дә булмый», – дип юкка әйтмәгәннәр бит.
– Син дөрес аңламадың, мин исерек идем, ул кызның ничек килеп кергәнен дә хәтерләмим, – диде ул.
– Еракта бала белән калган хатыныңны да хәтерләмисеңме?
– Анысын каян беләсең? Кем әйтте?
– Моннан өч мең километр ераклыкта яшәүче кеше әйтте. Ул барын да белә. Башка минем яныма килмә!
Шулай итеп, башланмаган да сөю тәмам булды. Сөю дип әйтеп буламы икән танышып кына калган кешене? Юктыр. Мин әле сөюнең нәрсә икәнен белмим. Безнең кечкенә авылда нинди сөю булсын, анда гел мәктәп юлында идек. Артымнан йөрүче булмады. Җитмәсә, дус кызымның әнисе Фәридә апа көндә безгә нотык укыды. «Егетләр белән йөрмәгез, тәнегезгә тотынмасыннар, алар кызларны мыскыл итәләр дә ташлыйлар. Аннан ул кызларны беркем кияүгә алмый. Сак йөрегез, саф булган, горур кызларны гына яраталар. Шул вакытта гына бәхетле булырсыз. Мин үзем чибәр булмасам да, 27 яшьтә генә кияүгә чыксам да, ирләр кулы тимәгән саф кыз булып чыктым. Мине ирем өрмәгән җиргә дә утыртмый. Кызларның байлыгы – сафлыкта, онытмагыз!»
Көньякны күреп кайттым, техникумнан чыктым, хәзер нишләргә? Тормышымда кара сызык башландымы? Рим дә алдакчы булып чыкты. Җитмәсә, өйләнгән дә кеше икән әле.
Кичен сеңлем хат тотып керде. Хәсәнбаладан! Мин китү белән язган булса кирәк, бик тиз килеп җиткән. Тагын гафу үтенгән. «Тулай торакка килгәч, кызларың киткәнеңне әйттеләр. Алар хәзер миңа ачуланмыйлар, сине сагыналар. Анда укуыңны дәвам итмәсәң, пропискадан төш тә, кил Бакуга. Тулай тораклы эшләр күп бит монда, ярдәмчең дә саклаучың да, якын дустың булырмын, сүз бирәм. Башка беркайчан да миннән курыкмассың! Сездә инде кар ятадыр, суыктыр…»
Хатын русча хатасыз язган дип әйтергә була. Сүз дә юк, Баку миңа бик охшады. Тик ул шиннар заводында эшлисем килми, башка бер эшкә урнашып булса иде! Кызлар тиздән Түбән Камага кайтырлар. Берүзем генә барасым килми. Булса иде минем белән китүче! Икәү күңеллерәк булыр иде.
Кызлар кичләрен чәй өстәле эзерләп гәп саталар. Урамда пятачоклар беткән, бик тиздән, чыршы белән бизәп, Яңа елга эзерләнә башлаячаклар.
Кызларга Бакуның матурлыгын, Каспий бульварын сөйләп утыра идем, күрше бүлмәдә яшәгән Люзирә елап килеп керде.
– Нәрсә булды, нигә елыйсың? – дидек барыбыз да.
– Әй кызлар, мине Рафаил ташлады бит, бер керәшен кызы белән йөри башлады. Авылга алып кайтып, әти-әни белән дә таныштырып өлгердем, алар туйга әзерләнә. Дөньяның бер читенә беразга булса да чыгып китәр идем. Мин нишли алам… Күз алдында кочаклашып йөриләр.
Беләм аның егетен, армиядан кайтканнан бирле ул Люзирә янында иде.
– Елама, Люзирә, җир читенә түгел, көньякка китәбез, Бакуга! Тик менә юлга акча табарга кирәк.
– Мин акча табам, -диде ул, яшьле күзләрен сөртеп. – Мин 160 сумга үзем эшләгән кибеттән норка якалы кышкы пәлтә алдым, шуны сатам. Аны кызлар күптән миннән сорыйлар. Көньякта нигә кышкы пәлтә, анда бит җылы.
Нәрсә-нәрсә, тәвәкәллек миндә җитәрлек. Ике көннән без Бакуга очучы Казан-Әстерхан- Баку самолетында утыра идек. Кайчан очуыбызны күрсәтеп, Хәсәнбалага телеграмма җибәрдем.
Хәсәнбала безне аэропортта елмаеп каршы алды. «Укыгач, ышанмадым», – диде ул.
Тулай торакка кызлар янына юнәлдек. Башта коменданттан берничә көн яшәргә рөхсәт сорадым.
«Чибәркәй, син кайда югалып тордың?» – диде вахтада эшләүче тәмле телле бабаебыз.
Кызлар да бик шатланды, минем койкам буш булгач, Люзирә белән бергә йокладык.
«Әйдә, Бакуны карыйбыз хәзер, кибетләргә керәбез», – дип, Люзирәне алып чыгып киттем. Кояш, Каспийдан җылы җил исә. «Кешегә кайгы килгәндә, торган җирне алыштырырга кирәк», – дигәнне ишеткәнем бар, дөрестер ул. Люзирә Бакуга килгәч, Рафаилне сөйләмәде. Бер кибет янына туктады да:
«Кара әле, монда «маллар”дип язылган, нинди маллар саталар икән шәһәр уртасында? – дип, кибеткә кереп китте. – Мин беләм: «Сәнәи маллары» – кием кибете, «Әрзаг маллары» ашамлыклар кибете. «Күрдеңме, сыер, сарыклар саталармы?» – дидем. Икебез дә рәхәтләнеп көлдек.
Хәсәнбала сүзендә торды, паспортларны алып китте дә, ике көннән прописка ясатып, алып та килде.
«Кызлар, әйдәгез, җыеныгыз, яшисе җирегезгә алып барам!»
Кузгалып киттек. Хәсәнбала, миңа карап, көлеп куйды. Ул безне Хырдаланга алып килде.
Тулай торак бер читтәрәк тора, Сумгаит шәһәренә юл аннан ерак түгел. Биш катлы йорт янына килеп туктадык.
Җәйран
«Менә шушы тулай торак, вахтадагы хатын бүлмәгезне күрсәтер, урнашыгыз, кич килеп китермен, иртәгә эшкә урнашырга барырсыз», – дип, Хәсәнбала үзенең эшенә китте.
Вахтада, алмашынып, ике хатын эшли, берсе берсе үзен Валя-хала дип атарга кушты. «Хала» дип олы яшьтәге хатыннарны атыйлар. Яшьрәге, барлык бармакларына да алтын балдак кигән Зөләйха дигән хатын, ул дүрт баласы белән беренче катта яши икән. Икенче, өченче, дуртенче катларда ирләр яши, хатын-кызлар бишенче катта. Валя -хала бүлмәбезне күрсәтте, ул үзе дә шунда, бер бүлмәдә берүзе яши. Егетләр ягына икенче яктан керәләр. Беренче катка комендант янына төшкән идек, каршыма дүрт яшьләр чамасындагы кара бөдрә чәчле, шомырт күзле бер малай килеп басты.
– Синең исемең ничек? Мин Шайтан – Сәид.
– Менә әйтмим әле сиңа. Нигә минем исемем кирәк?
– Әйтмисеңме? Әйтмәсәң дә беләм. Син – Җәйран, аягыңа кигән туфлиең дә җәйран тоягына охшаган, күзләрең дә җәйранныкы кебек. Әле үзең куркаксыңдыр да!
– Минме куркак? Менә сиңа хәзер күрсәтәм куркакны, – дип, малайны куып киттем. Шәп чаба! Юкка гына аны «шайтан» дип атамаганнардыр.
Шайтан- Сәид кушкан «Җәйран» исеме миңа шул көнне үк ябышып калды. Аның белән уйнап йөргән малайлар да, мине күргәч, «Җәйран» дип артымнан кычкырдылар. Шул исем белән тулай торакка килеп кердем. Артымнан кычкыручы малайларга ачулануымны күргән Хәсәнбала: «Матур исем кушканнар бит, Җәйран булгач Җәйран булып кал», – диде.
– Зөләйханың улы ул, бөтенесенә дә исем кушып чыкты, мине «Елан”ди, Арифны „Шакал“ ди. Сиңа матур исем кушты», – диде Валя-хала.
Тулай торакта яшәүчеләр минем Әлфия икәнемне белмәделәр дә, Люзирә белән Хәсәнбала да «Җәйран» дип йөртә башладылар.
Бакуга килгәч, кызлар үзләренең исемнәрен алыштырганда миңа исем таба алмадылар, Сәид тиз тапты. Хырдаланда яңа исем белән яши башладым.
Кич Хәсәнбала килде. «Кызлар, шуны белегез, Хырдалан- поселок, Бакудагы кебек йөри алмассыз. Тездән түбән итәк киегез, чалбар кимәгез, чәчләрегезне таратып йөрсәгез дә, өстеннән косынка каплагыз, менә шул чакта сезгә беркем дә бәйләнмәс», д – иде ул.
Люзирә белән тугыз катлы йортның беренче катында урнашкан киемнәр кибетенә килдек.
– Кызлар- йолдызлар, ни телисез? – дип, сатучы ир килеп басты.
– Кызлар башларына нинди косынка бәйләп йөриләр? -дидем.
Сатучы елмаеп куйды.
– Сезнең кебек яшь кызлар косынка бәйли, олырак яшьтәге хатын-кыз шарф ала.
– Менә, сайлагыз, – дип, алдыбызга төрле төстә косынкалар китереп салды. Икебезнең дә чәчләр кара, мин, сыек яшел төстәге косынканы алдым, Люзирәгә ак төс охшады.
Бүлмәне тәртипкә салгач, поселокны әйләнеп йөреп кайттык та, йокларга яттык.
Иртән тулай торакта яшәүчеләргә ияреп, эшкә урнашырга киттек.
Комбинатка тар гына бетон юл бара, тимер юлны да чыгарга кирәк. «Эшкә кабул итү бүлмәсе”нә керү белән безне «Инструментальный склад» дигән җиргә җибәрделәр. Анда олы гына яшьтәге Сергей Михайлович дигән кеше склад ишекләрен ачты.
– Күптән монда эшләүче юк, барын да тәртипкә салырга кирәк булыр, кызлар, сез тәртип ясарсыз инде. Эш катлаулы түгел, складта ике тәрәзә ачыла. Берсе ДСП цехына, аннан килгән эшчеләргә, жетоннарын алып, сораган инструментларны бирәсез, бер тәрәзә үзебезнең «Инстументальный”га карый, андагы эшчеләргә табель алып барырсыз, кич эшләрен язырсыз. Телефон эшли.
Җиң сызганып, эшкә тотындык. Бөтен җирдә тузан, су ташып, идәннәрне юып, тәртип ясарга ике көн китте. Ике сменага бүленеп эшләргә карар кылдык. Чиратлап, алышынып эшләячәкбез. Бу цех башта бик зур булган диләр, хәзер биш кенә кеше калган. Танышып чыктык. Сергей Михайлович элек бу цехта начальник булган, олы яшьтәге бер агайны Владимирович диләр, Игорь Злобин армиядән кайтып эшли генә башлаган, хохол Валентин, анектод сөйләргә яратучы шаян егет Фикрет, менә бөтен коллектив.
Мин беренче сменага чыктым. Төшке ашны ашарга ашханәгә йөрибез. Әйтергә кирәк, монда пешекчеләр ризыкны тәмле пешерә. Гомүмән, көньякта тәмсез пешерүче дә юктыр.
Беркөн ашханәдән чыгып киләм, өчпочмаклы пакет белән сөт төяп килүчеләрне күрдем. Бухгалтерияга күтәрелдем дә: «Безнең цехка сөт каралмаганмы?» -дип сорадым. «Каралган, аннан килеп алучы юк», – диделәр. Моннан соң булыр, үзем ташыячакмын, кара тузан эчендә эшлиләр алар!
Сөт күтәреп алып киләм- эчүче юк. Стаканнарына салып чыгарга туры килде. Фикрет, җитмәсә көлә:
«Менә сыра салып бирсәң, эчәр идем. Мин сабыймы сөт эчәргә?»
Сөт мәсьәләсен чиштек дияргә дә була. Берничә көннән барсы да эчә башлады.
Беркөн ДСП цехы буенча китеп барам, инженер куып җитте.
– Мин -Тагиев Али, синең исемең ничек? -дип, кулымнан сумканы алып, складка кертеп куйды. – Нигә үзең ташыйсың?
– Болай да эчмиләр әле, – дидем.
– Мин сөт яратам, – диде ул. – Үземә эйт, эчмәсәләр.
Тагиев Али быел гына институт бетереп килгән, Бакудан эшкә килә, әти-әнисе белән яши. Кайбер көнне минем янга кереп утыра, сөт тә эчеп китә. Тыныч холыклы, пошмас кеше. Андыйлар турында, гадәттә: ” Артына китереп типсәң, кем типте дип эйләнеп карамас», -дип сөйлиләр. Кайбер көннәрне хохол Валентинның хатыны, ашарга пешереп алып килеп, барыбызны да сыйлый. Гомумән, коллектив яхшы. Безне бик яхшы кабул иттеләр.
Эшкә дә,, тулай торакта яшәүчеләргә дә ияләшеп барабыз. Хәсәнбала һәркөн диярлек килеп, хәлләрне белешеп китә. Ял көннәрендә өчебез утырып чыгып китәбез, бөтен тирә- якны күрсәтеп алып кайта. Җирәнбатан күле ягына еш алып бара, анда тауга бераз күтәрелсәң, Хырдалан уч төбендә кебек күренә.
Икенче сменада эшләгәндә, Хәсәнбала килеп мине контора кырында көтеп тора да, тулай торакка кереп киткәнче басып карап тора. Машинасына үзем генә утырмыйм дисәм дә, аңардан хәзер курыкмый башладым, сүз бирде бит, хәзер теге чәйханә хәлләрен искә дә төшерәсе килми. Шулай ук безне кисәтеп куйды: таныш түгел ир-ат белән сөйләшмәскә, беркемнең дә машинасына утырмаска. Каядыр барасыбыз килсэ, аңа әйтеп китәргә, ул безнең кайда йөргәнне белеп торсын, билгеле бу башта гына.
– Кайсыгыз артыннан йөри Хәсәнбала? -дип сорап куйды беркөн Валя-хала. -Сез гел өчәү йөрисез.
– Ул безнең дустыбыз.
– Менә дөрес түгел, -дип эләктереп алды, шунда утыручы Зөләйха. – Егет белән кыз арасында дуслык булмый, анда мәхәббәт кенә булуы мөмкин. Ишетмисезме, минем Шайтан Сәид Хәсәнбала килсә кемгә: «Җәйран, аска төш, Хәсәнбала килде!» – дип кычкыра? Ул белә, аны алдамассыз!
Яңа ел да үтеп китте. Монда кыш та, кар да юк. Кибет тәрзәләренә чыршы, кыш бабай рәсемнәрен төшереп куялар, шуннан гына Яңа ел килгәнен беләп була, ә менә 23нче февральне бәйрәм итәләр.
Ял көнне Люзирә белән, Бакуга барып, Каспий бульварында йөреп кайтмакчы идек, Хәсәнбала килеп туктады.
«Нигә Бакуга барырга? Монда Сумгаит ягыннан диңгезгә туры юл бар, әйдәгез шул якка», – дигәч, шунда барырга карар кылдык. Соңгы вакытта Хәсәнбала Нахичеваньнан килгән, бездән аста гына яшәуче ике егет: Низами һәм Ариф белән дуслашып китте. Алар да безгә иярде.
Кибеттән кереп ашамлыклар алдык та, диңгезгә киттек. Диңгез ярында бер кеше дә күренми, бер биегерәк җирдә костер ягып җибәрдек, чәй кайнаттык. Бервакыт диңгез ягына карасак, диңгездә йөзеп килүче хайван башларын күрдек.
– Диңгез этләре ул, – диде Хәсәнбала.
– Нинди этләр? Диңгездә этләр буламы?
– Русча» тюлень» була. Халык аларны «диңгез этләре» дип йөртә. Алар кешеләрдән курыкмый, кырыйга чаклы чыгалар.
Чынлап та, башта бер-ике генә баш күренгән иде, аннан болар күбәйделәр.
– Бу этләр Каспий диңгезендә генә, башка җирдә юк. Кыш алар диңгезнең төньяк өлешенә китәләр, язда, көньякка күчәләр. Элек аларны күпләп аулаганнар, тиресе, мае өчен. Хәзер тотарга ярамый, зур штраф салалар. Алар 50 елга кадәр яшиләр. Минем якыннан күргәнем бар, алар бик матур.
– Нәрсә ашап яшиләр?
– Нәрсә булсын, вак балык белән тукланалар. Күп вакытларын утрауда үткәрәләр.
– Каспийда утраулар бармы?
– Булмыйча, илледән дә ким түгел. Каспий бит зур диңгез, аның озынлыгы 1200 километр. Ул ябык диңгез, аның суы бер кими, бер күтәрелә, сәбәбен галимнәр дә белми.
Хәсәнбала шундый кызык итеп сөйләде, Люзирә белән диңгез ягына киттек.
«Әйдә, якыннан диңгез этләрен карыйбыз, Каспий белән дә исәнләшеп чыгабыз», – диде Люзирә. Эчке күлмәкләрне салмый гына суга кереп киттек. Су кырыйда сай, җылы.
– Без үзебездә күлне аркылы-буй йөзүчеләр, әйдә, мине куып җит, – дип, йөзеп киттем. Кергәндә су тыныч иде, этләргә таба йөзәм, якыннан күрәсе килә! Хәсәнбала кешеләргә зыяны юк диде.
Кинәт кенә дулкын башланды, ул көчәйгәннән- көчәя генә.
«Җәйран, борыл!»
Ярдагылар барысы да кычкыра башладылар.
Бик тырышып ярга йөзсәм дә, дулкын баштан каплап китә. «Беттем, әҗәлем шушы суда икән». Баштан шундый уй йөгереп үтте. Люзирәнең тавышы да ишетелми, дулкын мине уң якка өстери, үз юлы белән алып китте. Суны йотмаска тырышып, күзләремне йомып чалкан яттым. Чү …диңгез тынычланды кебек.
Ярдан ерак идем, шулай да Хәсәнбаланың машинасын кабызып, минем якка табан килгәнен күрдем. Артыннан Низами белән Ариф йөгерә.
«Мин сиңа каршы киләм, чалкан йөз!» Люзирә тавышы. Дускаем, мин болай да су өстенә яттым инде, йөзәргә хәлем юк.
Люзирә кулыма килеп кагылды. Богазына кадәр суга кереп баскан егетләр, мине эләктереп алдылар.
«Кос, бармагыңны авызыңа тыгып кос», – диде Хәсәнбала. Дер-дер калтырый башладым. Җылы киемнәрен салып, мине төреп куйдылар.
Тиз генә җыенып кайтып киттек. Машинаны туктатып, коса башладым. Бер дә су йотмаган кебек идем, каян чыга бу су?
Диңгез кырында торып, егетләр йөзә белми икән. «Минем беркайчан да суга кергәнем булмады», – диде Хәсәнбала акланган кебек.
Никадәр фаҗигә кичергәнемне төнлә генә аңладым. Су, тирә якта су, диңгез этләре… Саташып, кычкырып җибәрдем, бөтен тәнем калтырый, температура күтәрелгән. Каспий белән шулай таныштык. Курыкмыйча суга кергәнгәме, миңа диңгез мәрхәмәтле булды, рәхмәт аңа!
Беренче сменада эшлим, складта кәгазьләр актарып утырам, берәү ишек какты. Ачсам, кара күзлек кигән, кыйммәтле киемдә, күн папка тоткан бер кеше басып тора.
«Мин – Кязимов Интигам, бу цехка начальник булып килдем, минем кабинетым кайда?» – дип эчкә үтте.
«Монда ике өстәл генә, телефонлысын алыгыз», – дидем. Җавап охшамады булса кирәк, борылып чыгып китте.
Икенче көнне, фанералар алып килеп, бер почмакта иркенрәк җир табып, үзенә кабинет төзетте. Килә дә шунда кереп югала, берничә тапкыр мине чәй эчәргә чакырды, кермәдем. Цех аркылы керә, беркем белән исәнләшми. Һәрчак турысын күзгә бәреп әйтә торган Фикрет: «Бу нинди кеше белән исәнләшә белмәгән бөек зат?» – диде.
«Яңа начальник», – дигәч, бер-беренә карашып алдылар.
Гадәттәгечә, төшке ашны ашап, Тагиев Али белән сөтләр алып килдек. Кязимов безне күреп алды да, кабинетына кереп китте.
– Бу нишләп йөри? Нигә аны кертәсең? – диде ул, Тагиев чыгып киткәч.
– Ул миңа ярдәм итә.
Ашханәдә Тагиевны күргәч, сорадым:
– Кязимов Интигам дигән кешене белмисеңме?
– — Кем, кем, Кязимов дисеңме? Каян килеп чыкты ул? Бик яхшы беләм, дөньяда аңардан да саран кеше юк. Бер группада укыдык, түрә кызына өйләнде дә, йөрде аннан типтереп.
– Безгә начальник булып килде.
– Бер бәлә буласын көт тә тор, әшәке кеше ул, янына якын барма.
Кязимов эштә сирәк күренә башлады, аңа игътибар итмичә үз эшемне эшли бирәм. Минем аңарда ни эшем бар? Склад ачкычлары өчебездә генә. Мондагы тимер- томыр кемгә кирәк?
Тагиев Али юкка «сак булыгыз» дип әйтмәгән икән. Кязимов берничә көн үзе янына чәй эчәргә чакырып йөрде дә, безнең кайсы яктан килгәнебезне сораша башлады. «Монда бер туганыгыз да булмагач, нигә сез ерактан Хырдаланга килдегез?» – диде ул беркөнне. Ял көннәрендә ачыктан- ачык очрашырга чакыра башлады. Май күргән песи кебек, кысык күзләрен майландырып каравына ачу килә.
Эш бетеп килә иде, ачкыч белән йозакларны өстәл өстенә куйдым. Кабинетыннан Кязимов килеп чыкты. Өстәлгә бер кечкенә коробка куйды.
– Франциядән кайткан духи, сиңа бүләк алып килдем. Беразга тоткарлан әле, – диде ул, кулымнан тотмакчы булып. Коробканы алдым да, идәнгә аттым.
– Үзеңне кемгә саныйсың, каты кабыклы чикләвекме? Мин бик тиздән генеральный директор булачакмын, әле янымда йөгереп йөрерсез!
– Чыгып китегез, күземә күренмәгез! – дип, кычкырып җибәрдем.
– Мин китәм, ә менә син утыр!
Кязимов өстәлдә яткан йозак белән ачкычларны алды да, чыгып тыштан йозакны элде.
Миңа иртәнгә чаклы бикләнеп утырыргамы? Нишләргә?
Кязимовның кабинеты ягына килдем. Ишеге бикле, телефон анда. Тулай торакка шалтыратырга кирәк.
Чүкеч белән Кязимов кабинетының ишеген күпме төйсәм дә, ишек ачылмады. Балта алып ишекне каера башладым. Тирләп чыктым.
Төнге сәгать икедә, кабинетның ишеген бөтенләй җимереп, телефоннан тулай торакка шалтыраттым.
Валя -хала трубканы алды.
– Җәйран, синме? Монда бары да сине эзлиләр. Хәсәнбала егетләр белән Баку юлыннан эзләргә киттеләр.
– Валя-хала, Люзирәне телефонга чакырыгыз әле.
Озак үтми, Люзирә белән Низами килеп, ишекне ачып чыгардылар.
– Болай булгач, Кязимов янында эшләп булмаячак, – диде Люзирә. – Башка җирдән эш эзли башларга кирәк.
Хәсәнбалага сөйләмәскә булдык. Кызу Хәсән барып Кязимовны имгәтеп кайтуы мөмкин.
Беренче сменага Люзирә китте. Кязимов көне буе ишек алыштырып яткан.
Кязимов башка бәйләнмәде. Эшкә килсә, маңгай астыннан сөзеп карый да, почмагына кереп югала.
Беркөн эш бетеп, ишекләргә йозак элеп ята идем, йөгерә- йөгерә Тагиевның килгәнен күреп алдым.
– Җәйран, бикләми тор! – диде ул. – Безнең цехка «Дружба» дигән пычкы китерделәр, ул бик кыйммәтле әйбер, аның өчен мин җаваплы, синең складта калдырыйк әле. Начальник кабинетында калдырып булмый, Аллаһ сакласын, югалыр дип куркам. Иртән алырмын.,
– Куй шунда, урын җитәрлек бит.
Тагиев пычкысын, эш беткәч китереп куя да, иртән алып чыгып китә торган булды.
ДСП цехының начальнигы Тофик Ниязович Аскеров та кереп пычкының кайсы җиргә куелганын тикшереп чыгып китте. Кутәренке кулбашлы, кыска бөдрә чәчле, күзенең агы зәңгәрләнеп торган бу кешедән бераз курка идем. Гел цехта, кулларын болгый болгый кемне булса да сүгә иде ул.
– Бик кирәкле әйбер бу, берничә ел көттек, кара, Җәйран, саклагыз, күз карасы кебек саклагыз. Үземнең кабинетта урын әзерлим, бик тиздән алырбыз, – диде чыгып киткәндә елмаерга тырышып.
– Аскеров нишләп йөри? -диде, өенә җыенып яткан Фикрет.
– Пычкыны тикшерергә кергән. Бу агайга ничә яшь, Фикрет?
– Үзең ничек уйлыйсың?
– Кырык биш, бәлки илле.
Фикрет сызгырып җибәрде.
– Былтыр аның егерме сигез яшен уткәрделәр. Яшь әле ул. Шулай олы күренә генә. Мин элекке аның цехында эшләдем.
– Усалдыр ул әйме. Шулай күренә.
– Юк, дустым, ялгышасың. Бик яхшы начальник ул. Берәрсен ачуланганда өстәлгә сугып алса да, шундук торып басып кочаклап та ала ул. Яшьтән шушы цехта эшләде. Эшләде дә укыды да. Иң авыр цех ул. Хезмәт хакы да анда әйбәт, шуңа күрә аннан эштән китүче юк. Аскеров, һәрбер эшченең хәленә керә. Шуңа аны хөрмәт итәләр.
Төшке аш беткәч кенә эшкә килә торган Кязимов, беркөнне соңга кадәр утырды. Тагиев пычкысын калдырып чыгып киткәч, пычкыны әйләндереп-әйләндереп карады.
«Дефицитный товар, аны табып булмый», – диде ул, үзалдына сөйләнеп.
Икенче атнаны Люзирә – беренче, мин икенче сменада эшләргә тиеш, дүшәмбе көн, озаграк йоклыйм дип ята идем, Шайтан-Сәид ишеккә тибә: ” Җәйран, аска төш, телефонга чакыралар!»
Телефонда Люзирәнең елаган тавышы, складка килергә куша.
Мин барып җиткәндә склад тулы халык иде. ДСП цехы начальнигы Тофик Аскеров, Кязимов, безнең цех эшчеләре. Тагиевның йөзләре агарган, сөйләшмәс хәлдә.
«Җәйран, әйттем бит: „Башкаларны складка кертмә“, – дип. Кара, пычкы югалган, мин моңа җаваплы түгел, эзләгез каракны» – дип, Кязимов кабинетына кереп китте.
Бу хәбәр яшен тизлегендә бөтен комбинатка таралды. Мине генеральный директорга чакырдылар, аны әле бер дә күргәнем юк иде. Ишек ачык булгач, шакымыйча гына кердем. Мебель җыю комбинатының директор кабинетын башкачарак күз алдына китергән идем. Ул гадилеге белән мине шаккаттырды. Керү белән ишек янында ук тукталдым. Өстәл башында кечкенә буйлы, соры пиджак кигән бер бабай утыра. Әйе, бабай, бу яшьтә дә кешеләр эшли микән? Стена буеннан иң гади урындыклар тезелгән, үзе дә шундый бер урындыкта утыра. Бер як стенада – Ленин портреты, каршы якта – Брежнев. Тәрәзәдә пәрдә юк. Мине күргәч, тәмәкесен сүндерде дә, күзен дә алмыйча бераз миңа карап торды.
«Кем? Кайсы цехтан? Кайда яшисең?» – дип сорады.
Кыскача гына аңлаттым кебек.
– Ерактан килгәнсез, беләм Казанны, анда күп тапкыр булдым, фронтташ дустым яши анда, разведчиклар идек. Синең дә әтиең сугышта булгандыр бит?
– Әйе, ул икенче Украина фронтында булган, Румыниядә яраланып, сугыш беткәч кенә кайткан.
– Тулай торакта яшим дисең. Көнкүреш кирәк яраклары бармы? Берәр таләп юкмы? Күптән барганым юк анда, вакыт җитми.
Нигәдер, Тагиевның югалган пычкысы турында сүз юк.
– Миңа Сергей Михайловичны чакыр әле, хәзер анда барасыңмы?
– Әйе.
Директор пычкы турында сорамады да. Нигә чакырган соң ул мине?
Цехка арткы ишектән кердем. Мине күргәч, эшләрен туктатып, барысы да өстәл кырына җыелдылар.
– Ничек? Генерал нәрсә диде? Кемнән шикләнәләр? – диде Фикрет.
– Үзем дә аптырадым, бер сорау да бирмәде. Бик гади кеше икән директор.
«Ооо, андый кеше сирәктер ул, цехка килсә, һәркем белән кул биреп күрешә. Безнең Сергей Михайлович белән комбинатны бергә ачучы. Җәйран, монда тикшереп тә торасы юк. Склад ачкычлары өч кешедә, синдә, Люзирәдә, Кязимовта. Безнең цех кырыйда, капка һәрчак ачык. Бетон белән әйләндереп алынган стенада зур тишек. Аны ямап кына куялар, тагын ачалар, чөнки, теге тау башындагы поселоктан эшкә йөрүчеләр, турыдан, бары да шул тишектән йөриләр. Пычкыны да шуннан алып чыкканнар, анда юл. Шимбә, я базар көн булган бу хәл. Ярый, күп бирмәсләр, сохари киптер, яныңа килеп йөрербез…»
Бөтен җирдән кызык таба торган Фикрет сөйләп бетергәч, барысы да кычкырып көлде.
Шуның белән бу пычкы мәсьәләсе бетте. Яшь инженер Тагиев Алига пычкы бәясен түләргә кушып, ай саен илле процент эш хакын тотып калырга карар чыгардылар. Эшне судка җибәрмәделәр, Тагиев башка складка кермәде.
Бер Кязимовның гына йөзе нур чәчте: «Ярый суд булмады, төрмәгә утырталар иде үзеңне», – дип төртелеп ала. Ашханәгә барганда: «Карагыз, теге пычкыны урлаган татар кызлары», – дип көлүчеләр дә булды. Шуңа күрә комбинатның читеннән урап, башка җиргә ашарга йөрергә мәҗбүр булдык.
Люзирә, Кязимовны күрмәс өчен, икенче сменада эшләп йөрде дә, үзәк складта урын булгач, бухгалтер булып шунда күчте.
«Ике айдан учетчица декретка китә, сине дә алырмын», – диде склад мөдире. Ике ай буе шушы Кязимов янында эшләргәме? Җитмәсә, үзенең кагыйдәләрен урнаштыра башлады. Кем дә кем жетоннарын югалта, инструментның бәясен биш тапкыр арттырып, аңа түләргә тиеш.
Сөт алып килгәч, Сергей Михайлович янына килдем, Кязимов янында башка эшләсе килмәвен әйттем.
– Аңлыйм, Җәйран, күршедә генә «Подборка» цехы бар. Анда Зинаида Николаевна дигән бригадир бар, миннән килгәнеңне әйт, барып кара шунда, – диде ул.
Күрше цехта гел хатын-кызлар гына эшли.
– Ишеттек ул хәлләрне, сеңлем, менә бит эш нәрсәдә: сине өч ай өйрәнчек итеп кенә алып була, 45 сумга яши алырсыңмы? Безнең разрядлы кызлар йөздән артыкны ала.
– Риза, алыгыз гына.
Тиз генә күчү кәгазьләрен тутырдым да, халат, косынкалар алып, үземнең цехтагылар белән саубуллашып, күрше цехка чыктым. Фикрет кына: «Әх Җәйран, китәсең, безне хәзер кыйнап кем сөт эчерер? – дип, көлдертте.
Намуслы карак
Зинаида Николаевна үзе кырына бастырып өйрәтә башлады. Эш физик яктан авыр түгел, ябыштыра торган кәгазь белән эш итәбез. Иртән шпоннар кертеп тутыралар. «Шпон» дип тар гына итеп, агачтан юнылган битләрне атыйлар. Зинаида Николаевна һәркемгә нинди размерда, кайсы агачтан ясалган шпоннарны беркетергә икәнен әйтеп, кәгазьләр таратып чыга. Без бер-беренә беркеткән шпоннарны, икенче цехтан егетләр кереп алып чыгып китәләр. Алар аны, кайнар ысул белән дспга куеп, пресска кертәләр. Төрле яшьтәге, 36 хатын-кыз эшли. Туры сүзле, кимчелегеңне күзгә бәреп эйтә торган Зинаида Николаевна бик күп еллар шушы цехта эшли икән. «Мин – донская казачка», – дип горурлана.
Монда төшке ашка ашханәгә йөрүче юк, ашарга үзләре белән алып киләләр.
Кызлар күбесе әзербайҗан телендә генә сөйләшүчеләр. Алар чәй эчәргә утырсалар, кем кайда бирнәгә нинди әйбер сатып алган, шул турыда гына сөйлиләр. Лариса исемле кыз белән чәй эчә башладык. Ул укырга керергә Краснодардан килгән, соңга калган, түтәсе белән тора. Гәндаб дигән кыз, иртән эш башлану белән җырлый башлый, төшкә кадәр туктамыйча җырлый. Миңа бигрәк тә «Лачын”дигән җыр охшады, ятлап үзем дә җырлый башладым.
Эш хакын алдым, мактанырлык түгел шул, 15 сум аванс, 30 сум получка. Акча ашарга да җитми башлады, һәр тиен исәптә.
Зинаида Николаевнаның отпускасы җиткән, урынына кеше тапмыйча җибәрмиләр.
«Син инде эшләргә өйрәндең, бригадир урынында эшләп тор, бригадирлык акчасын сиңа түләрмен», – дип берничә көн үгетләгәч, ризалаштым.
«Кызларның барсы белән дә таныштың, барсы да эшләрен намус белән башкара. Гәндаб төшке ашка кадәр җырлый, аны керсә, хәтта начальник та бүлдерми, эшен әйбәт эшли, әз сөйләшә.
Айбонез исемлесе, син торган тулай торакта әти-әнисе белән яши, бераз эшкә соңга калып килә, әмма нормасын үти. Сима зәһәр телле, аңа сүз әйтмә, нигә әйткәнеңә үкенерсең, начальник белән дә кычкырыша. Менә бу буш урын Валя исемле кызныкы, ул гел больничный тотып килә, эшләргә яратмый. Эшләгән җирендә басып тәмәке тарта, аның янында урыннар буш, беркемнең дә аның янында басып эшлисе килми. Бәлки күренер әле, искә ал. Аңа бәйләнеп тә торма, нервыңны бетермә. Усал эт кебек ул, аның белән беркем дә сөйләшми».
Зинаида Николаевна отпускага китеп, берничә көн үтүгә, чынлап та Валя эшкә чыкты. Аны беренче күрүем иде. Барысыннан да иртәрәк килеп, үзенең эш урынына килеп баскан. Янына барып исәнләштем.
– Сез кем? – диде ул.
– Зинаида Николаевна урынында калган бригадир.
– Алайса, бу кәгазьләрне алыгыз.
Бөдрә чәчләрен түбәсенә өеп бәйләп куйган, пөхтә итеп киенеп куйган бу кыз, беренче карауда, бер дә усал эткә охшамаган. Заказларны алып кердем дә, һәрберсенә таратып чыктым. Кызлар бер-беренә карап пышылдаша башладылар.
– Проститутка эшкә чыккан, – диде усаллыгы белән дан казанган Сима.
– Туктагыз!
– Әллә аны якларга җыенасыңмы? Без акчаны эшләп алабыз, Валя эшләмичә ала! диде Сима, тынычлана алмый.
Смена ахырында кәгазьләргә күз салып чыктым, Валя ике норма эшләгән! Эшләрне алып чыгып киткән егетләр артыннан сиздерми генә чыктым да, Валяның эшләрен тикшереп карадым. Алдамаган, ике норма! Икенче көнне дә Валя ике норма бирде. Башкалар чәй эчкәндә дә эшли, төшке ашка да утырмый.
– Валя, төшке ашка бар, нигә ашханәгә бармыйсың? Әйдә минем белән, – дидем беркөн. Усал итеп карап алды да, тәмәкесен тартып кергәч, тагын эшли башлады.
– Аның белән сөйләшмә, сине дә «шундыйлар”га санарлар, – диде Сима.
– Ничек «шундыйларга?»
– Аны бит «проститутка» диләр.
– Мин аны белмим, ә менә сезнең аны алай атарга хакыгыз юклыгын беләм. Сезне шулай атасалар, ни дияр идегез?
– Әстагъфирулла, син нәрсә сөйлисең? – диде Сима. – Мин чиста хатын!
Эшкә килү белән, Валя янындагы буш урынга килеп бастым. Чәй эчәргә термосын күтәреп, Лариса килде. Өч чынаякка чәй салып, Валя белән мине чакырды. Валя теләр- теләмәс кенә безнең янга утырды.
– Кызлар, яңалык әйтәм! Безнең Валя көндә ике норма үти, сез аны беләсезме? – Берсе дә дәшмәде, Сима гына борын астыннан нидер мыгырданып алды.
Эштән чыккач, Валя эшчелэрне йөртә торган автобуска утырмыйча, Бакудан Хырдаланга йөри торган автобус тукталышына китте. Аны куып җиттем.
– Валя, нигә вахта автобусына утырмадың?
– Мин башка якта, тавык фермасы ягында, баракта торам, анда вахта бармый, – диде ул сәгатенә карап. – Элек сезне комбинатта күрмәдем.
– Без, дус кызым белән Татарстаннан килдек, шуңа белмисеңдер. Кайсы яктан үзең?
– Минем беркемгә дә үзем турында сөйлисем килми, менә беренче сезгә сөйлим, – диде ул, тагын сәгатенә карап.
– Сезгә түгел, сиңа диген Валя, без бит бер яшьтә.
– Миңа ике яшь чакта әни Әзиз исемле, шушы як кешесенә ияреп килгән. Үземнең әтием турында әни беркайчан да сөйләмәде. Икесе дә тавык фермасында эшләделәр. Үги әти булса да, Әзиз, яхшы кеше иде, ул мине читкә типмәде. Күперне чыкканда трактор авып, астында калып үлде. Шуннан соң әни эчә башлады. Аның янына кемнәр генә килми иде! «Шалава, проститутка» дигән сүзләрне ишетеп үстем мин. Хәтта 12—13 яшьлек малайлар да: «Ун сум акча бирәм, әйдә минем белән», – дип, артымнан иярделәр. Берсенә таш атып, күзен чыгара яздым, ярый әле судья яхшы булды, утыртмадылар. Әни янына кергән бер ир мине мыскыл итте. Унҗиде яшьтә бала таптым.
– Синең балаң бар?
– Әйе, улым бар минем. Эштә беркем дә белми, син дә сөйләмә. Хастаханәдән кәгазләрне үзем чирлим дип алам.
– Әле балаң кайда, әниең карыймы?
– Берүзе өйдә кала. Валяның күзенә яшьләр тыгылды.
– Әни чыгып китә дә, кайдадыр йөреп кайта. Аннан тагын берничә айга югала. Эчүдән аерыла алмый. Бер карт кына әби кереп, улымны караша иде, былтыр ул үлде. Ишекне ачык калдырып чыгып китәм, улым кычкырып елый башласа, күршеләр кереп, карап чыгып китәләр.
Валяның автобусы килеп туктагач, тиз генә саубуллашып, кереп утырды.
Нинди аяныч хәлдә икән бит Валя! Җитмәсә төрле сүзләр әйтеп, эштә дә рәнҗетәләр. Ничек ярдәм итәргә? Генеральный директор гына ярдәм итә ала, керергә дә сөйләп бирергә. Бәлки тулай торактан бер бүлмә бирер, комбинатның балалар бакчасы бар, Шайтан-Сәид белән йөрерләр иде. Шундый уйлар белән йоклап киттем.
Иртән барып, директорга керергә язылдым. Валя үзе бармас, ни булса, шул булыр! Ятып калганчы, атып калырга кирәк!
Директор янына эшне тәмамлагач кердем, ул вакытта керәселәр кереп беткән иде.
– Ни йомыш? Кайсы цехтан? Кайда яшисең? Һәркемгә бирә торган сорауларны биреп бетергәч, бераз миңа карап торды.
– Син бит Җәйран, күптән түгел кергән идең.
– Әйе.
– Сергей Михайлович бик мактады үзеңне.
– Бер кешегә ярдәм кирәк. Валя сөйләгәннәрне сөйләп чыктым.
– Нигә үзе килмәде? Ничек кечкенә баланы калдырып эшкә килә? – Телефоннан кемгәдер шалтыратып алды, уйлавымча, балалар бакчасына.
Иртән иртүк миңа керсен.
– Тулай торакта буш бүлмәләр күп, бәлки бүлмә дә бирерсез? Валя һәр көн ике норма бирә, яхшы эшли.
– Хм, хм, хм…
Ахыры, артыгын әйтеп салдым. Тын гына утыргач, кулына сигаретын алып әйләндерә башлады.
– Комендантыгызга шалтыратырмын, урын булса урнаштырырбыз.
Шатлыгымнан сикереп тордым. Директорны барып кочаклап аласым килде!
– Зинһар, иртәгә Валяга минем сезгә килгәнемне әйтмәгез! – Китмичә басып торганымны күргәч, елмаеп куйды.
– Әлбәттә, -диде сигаретын кабызып. – Әлбәттә, әйтмим.
Иртән Валяга директор янына керергә куштым.
– Мине эштән куалардыр, шуңа чакыргандыр. Больничныйларны да түләмәсләр. Валяның йөзләре агарып китте.
– Бәлки башка эш белән чакыргандыр, нигә начарга юрарга Валя? -дип, тынычландырмакчы булдым. Тиз генә халатын салды да чыгып китте.
Әйләнеп килгәнен ДСП цехына чыгып көтеп тордым. Йөгерә-йөгерә килгәнен күреп калдым, шпоннарны күтәреп кергән булып, каршысына чыктым.
– Җәйран, -диде ул пышылдап. – Миңа балалар бакчасыннан урын бирәләр. Тулай торактан да бүлмә бирәләр, әйберләрне күчерергә машина да бирә директор! Минем улым турында каян белде икән?
– Исең киткән икән, Валя! Хырдалан бит зур түгел. Син яхшы эшлисең, белгәннәр димәк!
Бер атна да үтмәде, улы белән Валя тулай торакка күчеп килделәр. Әнисе кебек бөдрә чәчле малай белән, Сәид тиз дуслашты.
– Җәйран, күрдеңме минем дустымны? -диде ул каршыма чыгып.
– Бер кушамат та кушмадыңмы әле?
– Аның исеме: «Бөке». Шешә бөкесен күргәнең бармы? Ул да шулай, түп-түгәрәк!
– Кушамат кушмаса, ул Шайтан-Сәид буламы? – диде вахтада утырган Валя-хала. – Валя исемле бер яшь кенә хатын, беренче катка урнашты. Улы бар, бик сөйкемле бала.
– Беләм, Валя-хала, бергә эшлибез.
Җомга көн мастер кереп, шимбә эшләргә кушып чыгып китсә дә, беркем дә эшкә чыкмады. Юарга алып кайтып киткән халатымны өйдә онытып калдырганмын, Ларисаның халатын киеп эшли башладым. Кулымны кесәгә тыксам, өч сум акча ята. Люзирә белән берничә көн катлама белән туенабыз, акча бөтенләй юк. Ике көннән эш хакын бирәчәкләр, бу акчага карап-карап тордым да, ашап килдем. Кайтканда сумка тутырып ашамлыклар алып кайттым.
– Каян акча алдың? -диде Люзирә.
– Таптым…
Каушаса, сүзен әйтә алмый тотлыгып кала торган Люзирә ышанмады. Миннән өч яшькә зуррак булгач, кайбер чакта үзен олыларча тота. Үз гомеремдә кеше әйберенә тигәнем булмаса да, бик ашыйсы килсә, алдарга да туры килә икән шул!
Дүшәмбе көн яныма Лариса йөгереп килде.
«Түтәм, эштән кайтканда: „Йомырка алырсың“, – дип акча биргән иде, бер карак кереп акчамны урлаган», -диде ул елардай булып. Башымны читкә бордым: «Дустым, акчаң үз урынында булыр, бераз көт кенә», -дидем эчтән генә. Чынлапта, ике көннән акча бирделәр, барысы да кайтып киткәч, Ларисаның халаты кесәсенә 3 сум акча белән ике конфет салдым.
Иртән чәй эчәргә термосын күтәреп минем янга килде. «Теге намуслы карак булып чыкты бит, акчаны кире салган, конфетлары да бар, менә нәкъ синдәге кебек», – дигәч, көлеп җибәрдем. «Нигә көләсең?» – диде Лариса. «Дускаем, андый конфетлар ашханә буфетында бар», – дидем.
Зинаида Николаевна урынында эшлим, инде ике ай үтте, һаман эшкә чыкмый. Тиздән мине разрядка күчерерләр. Бер дүшәмбе «пятиминутка”дан соң мастерның исенә төшергән идем. «Иртәгә аттестатыңны алып кил», – диде. Минем мәктәпне тәмамлаган аттестат нигә кирәк икән аңа? Китереп бирдем, ачып карады да:
– Мондый билгеләр белән син институтта укырга тиеш, ә син монда пычкы урлап йөрисең, – дип көлде, аттестатны башкаларга да күрсәтте. Нигә укырга кермәдең? – диде миңа борылып.
– Кергән идем Уфада, башта апам сүзен тыңлап, аннан Түбән Камада укытучым сүзен тыңлап.
– Без яшьләрне һәр ел Бакуга техникумга укырга җибәрәбез, кич укыйлар, аны бетергәч, өченче курска институтка керәләр. Яшь специалистларга тиз фатир бирәләр, күргәнсеңдер, 28 кварталда күпме яңа йортлар төзелә. Документ миндә калсын, син дә керерсең. Өч егетне яздым мин, сезнең тулай торактан икәү: Низами белән Ариф, бергә йөрерсез.
Мастерның сүзләренә бик шатландым. Менә монда мин укыячакмын! Эшем ошый, кешеләр әйбәт. Ялгыз йөрисе дә булмый, институтка керәчәкмен, өченче курска! Миңа да фатир бирерләр бервакыт!
Эштән кайтып барганда, комендант бүлмәсендә мине көтеп утырган Хәсәнбаланы күрдем. ” Ничек инде алай, Җәйран, миңа бер ни дә сөйләмисең? Эшегездә нинди пычкы югалган? Кем урлаган?»
Үземнең башка эшкә күчүемне дә, пычкы белән килеп чыккан хәлләрне дә сөйләп бирдем.
Кызу канлы Хәсәнбала икенче көнне, тәрәзәдән кереп, Кязимовны якасыннан алган диделәр. Аны Фикрет көлә-көлә сөйләде. «Ярдәм итегез!» – дип кычкырган ди теге мескен.
Кибеттән чыгып бара идем, улын җитәкләп кереп барган Валяны очраттым. «Синең белән сөйләшәсем килә, әз генә мине
– Кичә баракка, калган әйберләрне алырга барган идем, әни кайткан.
– Шуннан, хәзер исереп килеп, сине борчып йөрер дип куркасыңмы?
– Нәкъ шулай. Ул айнык иде кичә, бер адрес тапкан. Мәскәүгә җитәрәк бер районда, алкаголик хатын- кызлар өчен моныстырь бар икән, шунда барырга уйлый. Акча биреп үзен генә җибәрсәм, барып җитәлмәс кебек. Нишләргә икән миңа?
