Бизнес авылча. Рус-татарча
Размер шрифта: 13
Составитель Инсаф Альмухаметов
Редактор Инсаф Альмухаметов
Дизайнер обложки Рафига Альмухаметова
Иллюстратор Александра Тунгусова
© Рафига Альмухаметова, 2025
© Инсаф Альмухаметов, составитель, 2025
© Рафига Альмухаметова, дизайн обложки, 2025
© Александра Тунгусова, иллюстрации, 2025
ISBN 978-5-0065-1298-6
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Бизнес татарча
- Шигырь язам иртән торгач:
- Бизнес ясарга кирәк!
- Башка эш таба алмагач,
- Булыйм, дим, шагыйрь тизрәк.
- Йөгерек-йөгерек уйлар килә:
- «Мине яз, – да, – мине!» – дип.
- Шигырь чыга ала-тилә…
- Укыйлар: «Пешмәгән!» – дип.
- Пешмәсә дә укыйлар ич:
- Бастырыла hәр шигырь.
- …Моңарчы авыр эш эшләп
- Узган, әй, ярты гомер!
- Казыдым, утадым, җыйдым…
- Билем калды бөгелеп.
- Физик көчләремне җуйдым,
- Аттай эшкә җигелеп!
- Укыдым, укыттым. Йөрдем
- Төзәтәм, дип, дөньяны!
- Аңлатты «төзәтмәүчелэр»:
- «Көлдермәле! Син аны
- Яза белсәң, – шигырь яз да,
- Акча эшлә күп итеп,
- Укырлык булса шигырең —
- Безне яз, матур итеп!»
- Күзем ачылгандай булды:
- Җиңел, рәхәт эш таптым!
- Күңелгә шигырьләр тулды,
- Шуларны сезгә… саттым!
Бизнес по-русски
- Утром встала – написала:
- Бизнес надо начинать.
- Ничего-то не умею!
- Так начну стихи писать.
- «Напиши же про меня!» —
- Мысли умоляют все.
- «Недовар» я напишу,
- Пусть не обижаются.
- Ну и что, что «недовар».
- Разве это не товар?
- Все стихи печатают,
- Несмотря не недовар…
- Ох, полжизни на работе
- На тажёлой горбилась:
- И сажала, и копала,
- Пока не скукожилась…
- И училась, и учила,
- Мир исправить думала!
- Все смеялись надо мной:
- «Ишь ты, чё надумала!
- Ты нас больше не смеши,
- Лучше уж стихи пиши.
- Если напечатают
- Ты про нас-то не забудь!»
- Вот глаза-то мне раскрыли:
- Работёнка клёвая!
- Все стихи ко мне приплыли,
- Ну, а я их – продала!
Чаманы бел!
- Иртән үк язасың килсә,
- Сикереп тор, ручка тот.
- Ашап вакыт уздырмыйча,
- Яз да куй шигырь «бер пот!»
- Күп мени ул «бер пот» шигырь?
- Бик тиз язылып бетә.
- Сәгать бер.
- Арган кул гына
- Язганнан соң ял көтә…
- Төш турында язам дисәң,
- Ашап торма обедны:
- Ашаганда онтып куйсаң
- Шигыреңне – обидно!
- Күп мени, калдырып торсаң,
- Бер очтан, кичке ашны?
- Бер поэма язып куйсаң,
- Шәп була ул, канишны!
- Кичке аш үтеп киткәндә
- Сәгатькә карап торма:
- Синең бит инде киштәңдә —
- Бер пот шигырь, поэма!
- …Көне буе ашалмаган,
- Арып, йоклап утырам.
- Төшемдә шигырь, поэма
- «Тозлап» ашап утырам!
Урын юк
- «Башлы син», – диләр. Сүз юк:
- Белемгә булдым гел тук.
- Нигәдер Айфон гына
- Керми башка: урын юк!
Менә нинди хайван ул
- Түзеп буламы авылда
- Чебен быз-зылдавына!
- Мин түзә алмыйм, эч поша,
- Аның «сыз-зылдавына».
- Тидереп тә булмый, кусаң
- Артыннан: «Сытам!» – диеп.
- Яннарыңнан очып китә,
- Суккычым калмый тиеп.
- Бөтен бүлмәне әйләнеп,
- Чебен куам: «Кая ул?»
- Тавышы бар, ә үзе юк,
- Менә нинди «хайван» ул!
Продолжить чтение
